news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте ел ахырына кадәр эш планын раслады

Татарстан Хөкүмәтенең 2023 елның дүртенче кварталына эш планы расланды. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалады.

Документ берничә пунктка бүленгән: ТР Министрлар Кабинеты, аның президиумы утырышларында карау өчен мәсьәләләр һәм карар кабул итүне таләп иткән иң мөһим сораулар.

Әйтик, ятимнәр, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, укыган вакытта ата-аналарын югалткан затлар өчен социаль түләүләр күләмен; өченче квартал өчен минималь куллану бюджеты бәясен; 2023-2025 елларга өстенлекле инвестиция проектлары исемлеген; 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына Татарстанда бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программаларын раслау иң мөһим мәсьәләләр рәтенә кертелгән.

ТР Министрлар Кабинетының октябрь аендагы утырышында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру хакында фикер алышачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100