Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Хөкүмәте экстремаль вазгыятьтә кешеләрне коткарганга премияләр санын арттырды
Татарстан Министрлар Кабинеты экстремаль вазгыятьләрдә кешеләрне коткару өчен татарстанлыларга бирелә торган еллык премияләрнең санын сигезгә кадәр арттырды. Үзгәреш 2018 елның 13 февралендәге карарга кертелгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
2018 елда гамәлгә куелган документ буенча ел саен янгын вакытында, суда батучыларны, юл-транспорт һәлакәте, суда авариядә һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне шәхсән коткаручылар өчен биш премия бирелә иде. Бүләкләү күләме 50 мең сум тәшкил иткән.
Премияләр шәхси характерда, әмма коткаруда берничә кеше катнашса, аны бүләкләнүчеләр арасында тигез өлешкә бүләргә мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз