Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте 2030 елга кадәр кирәкле һөнәрләр исемлеген раслады
Чигүче, тимер юлда бригадир, кондитер, матрос һәм югары, урта һөнәри белем бирүнең башка юнәлешләре 2030 елга кадәр Татарстанда кирәкле һөнәрләр исемлегенә кергән. Яңартылган исемлекне республика Хөкүмәте расланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган күрсәтмәдә Татарстан икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләренә туры килгән һөнәрләр күрсәтелгән. Аны булачак белгечләр әзерләү өчен дәүләт заказын формалаштыру механизмын камилләштерү өчен раслыйлар.
Урта һөнәри белем бирү һөнәрләре исемлегенә квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча 177 юнәлеш (зәркәнче, электрослесарь, токарь, тукучы, тракторчылар һәм башкалар), 192 урта звено белгечләре (актерлык осталыгы, кунакханә эше, мәктәпкәчә белем бирү, дәвалау эше һәм башкалар) кергән. Моннан тыш, ихтыяҗ булган һөнәрләр исемлегендә 251 югары белем юнәлеше, шул исәптән юриспруденция, электроника һәм наноэлектроника, хирургия һәм 281 һөнәри әзерлек һөнәре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз