news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте 2024 елда үтәчәк Бөтенроссия Сабан туена әзерләнә башлады

Татарстанның Министрлар Кабинеты Пермь краенда Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Ул 2024 елда узачак.

Документны кичә Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Оештыру комитеты 2024 елның 1 маена кадәр Барда авылында Сабантуй үткәрү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту республиканың вице-премьеры Васил Шәйхразыевка йөкләнә.

«Татар-информ» Татарстанның төрле шәһәрләрендә үтәчәк Сабантуйлар исемлеген әзерләгән иде. Милли бәйрәмне киләсе ялларда ук билгеләп үтә башлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot