news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан хирургы Ирек Әхмәтовны Петербургка мастер-класс күрсәтергә чакырганнар

Республика клиник хастаханәсенең 2нче диагностика үткәрү һәм дәвалауда рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Ирек Әхмәтовны федераль коллегаларын өйрәтү өчен Санкт-Петербургның Н.Н.Петров исемендәге онкология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенә чакырганнар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Санкт-Петербург үзәгендә аз инвазивлы бавыр хирургиясе актив үсеш кичерә һәм Казан рентген-хирургының УЗИ-контролендә авыртуны бетерү буенча тәҗрибәсе төньяк башкаладагы коллегалар өчен бик файдалы булып чыккан.

Әйтик, хирурглар һәм анестезиологлар мастер-класс вакытында пациентка беренчеләрдән булып блокада ясаган, ул туры эчәгенә операциядән соң бик нык авырту кичергән. Авыртуны бетерү өчен гадәти алымнар ир-атка ярдәм итмәгән.

Белгечләр УЗИ-контролендә арткы койрык төбе сөяге тишегенә авыртуны бетерә торган препарат керткән. Шуннан соң пациент операциядән соң беренче тапкыр тынычлап йоклаган.

Ирек Әхмәтов Н.Н.Петров исемендәге онкология илкүләм медицина тикшеренү үзәгендә ике көн булган, шуннан соң белемен арттырырга башка клиникага киткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100