news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хирурглары беренче тапкыр робот ярдәмендә пациентның ашказанын алган

Республика онкология диспансеры табиблары робот ярдәмендә пациентның ашказанын алган. Бу Татарстанда робот катнашында уздырылган беренче операция, дип хәбәр иттеләр медицина учреждениесенең матбугат хезмәтендә.

Пациент диспансеризация вакытында ФГДС узган, табиблар аның ашказанында шикле шеш булуына игътибар иткән. Онкология диспансерында уздырылган өстәмә тикшерүләр ашказаны рагы диагнозын раслаган.

Табиблар консилиумы пациентны этаплап дәваларга карар кылган. Башта ир-атка тишекләр аша диагностик операция ясаганнар. Аннары пациент дүрт химиотерапия курсын узган, бу шешнең зурлыгын киметергә ярдәм иткән. Шуннан соң хирурглар командасы операциягә керешкән.

«Ашказанын тулысынча кисеп алырга һәм үңәч белән эчәклекне яңадан ялгарга (ашказаны-эчәклек анастомозын формалаштырырга) туры килде. Моның өчен модификацияләнгән методика кулланылды: анастомозның арткы стенкасы сызыклы тегү аппараты белән, ә алгысы махсус җеп белән өзлексез җөй ярдәмендә ясалды. Робот системасы мөмкинлекләре белән бергә эш итү «ачык» хирургия тәэмин итә алмаган нәтиҗәгә – хәрәкәтләрнең төгәллегенә, эчке органны төгәл күрүгә һәм минималь дәрәҗәдәге травматизмга ирешергә мөмкинлек бирде», – дип билгеләделәр диспансерның матбугат хезмәтендә.

Операцияне белгечләр командасы: икенче торакаль бүлеге мөдире Том Шәрәпов, операцияләр уздыру бүлеге мөдире Айрат Тимерҗанов, анестезиолог-реаниматолог Наталья Баишева, анестезист-шәфкать туташы Елена Хәкимова, операцияләр уздыру бүлеге шәфкать туташлары Алсинә Мөхәммәтҗанова һәм Рушания Вәгыйзова башкарган.

«Бу очракта иң мөһим адымны пациент үзе ясады – ул диспансеризация узарга килде. Бу безгә вакытында диагноз куярга һәм ярдәм итәргә мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте бүлек мөдире Том Леонидович.

Республикада уздырылган беренче робот-ассистентлы гастрэктомияне онкология диспансерында стажировка узучы яшь белгечләр дә күзәткән.

Операциядән соң бишенче көнгә пациентны канәгатьләндерерлек хәлдә өенә кайтарып җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot