news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хезмәт хакы иң югары булган төбәкләр арасына керде

Татарстан хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән вакансияләр өлеше буенча төбәкләр рейтингында өченче урынны алды. Республикада андый тәкъдимнәр - 37,9 процент, дип яза RT.

Хезмәт хакларының тәкъдим ителә торган мондый күләме белән иң күп вакансия Ямал-Ненец автономияле округында теркәлгән (74,7 процент). Бу күрсәткеч буенча икенче урында – Карелия (41,7 процент).

Тикшеренү күрсәткәнчә, югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрнең төзелеш (бу тармакта тәкъдимнәрнең 42,8 проценты), транспорт һәм логистика (40,3 процент) һәм җитештерү (35,5 процент) өлкәләрендә еш очравын күрсәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot