news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча башка төбәкләр арасында 37нче урынны били

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге 24 меңнән 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Бу күрсәткеч РИА Новости рейтингында тәкъдим ителгән. Хезмәт хакы 20 мең сумнан түбәнрәк булган татарстанлылар 16,3 процент тәшкил итә. Республикада яшәүчеләрнең 4,2 проценты 100 мең сумнан артык акча эшли.

Татарстанны бер баскычка күрше Башкортостан республикасын узып киткән, анда 100 меңнән артык хезмәт хакы алучылар 4,3 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта хезмәт хакларының уртача дәрәҗәсе анда 22 меңнән 47 мең сумга кадәр тирбәлә, ә 20 мең сумнан азрак хезмәт хакын 19,7 процент кеше ала.

Иң яхшы хезмәт хакы Чукотка һәм Ямал-Ненец автономияле округларында теркәлгән. Монда эшләүчеләрнең 40 проценттан артыгы 100 мең сумнан артык хезмәт хакы ала. Рейтингта иң соңгы урыннарны Ингушетия һәм Калмыкия били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100