news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хезмәт министры: Һәр эшсезгә 15 эш урыны тәкъдим ителергә мөмкин

Хезмәт базарындагы вазгыять эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе белән характерлана. Бу хакта журналистларга Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

«Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр исәбендә якынча 3,5 мең кеше тора. Шул ук вакытта, бүгенге көнгә без 50 меңгә якын вакансия тәкъдим итәбез. Димәк, һәр эшсезгә 15-16 эш урыны тәкъдим ителергә мөмкин», - диде Зарипова.

Министр шулай ук ассызыклаганча, хезмәт базарында эш урыннары һәм тәкъдимнәр үсеше республиканың сәнәгый сыйдырышлы, зур сәнәгать потенциалы булган төбәк булуына бәйле. Бүгенге вазгыять белән бәйле рәвештә илдә оборона-сәнәгать комплексында, машина төзелешендә, эшкәртүдә, файдалы казылмалар чыгаруда үсеш бара. Бу бүгенге көндә эшче көчкә ихтыяҗның югары булуын таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100