Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Хезмәт министрлыгы Херсоннан килүчеләргә 100 мең сум акча түләргә тәкъдим итте
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яшәү урыныннан китәргә мәҗбүр булган һәм Татарстанга ашыгыч рәвештә килгән Херсон һәм Херсон өлкәсе халкына бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен раслау турындагы карар проектын эшләде. Аларга милек алу өчен бер кешегә 100 мең сум түләргә тәкъдим ителә.
Документ коррупциягә каршы бәйсез экспертиза һәм ТР норматив хокукый актлары проектлары турында иҗтимагый фикер алышу сайтында басылган. Ул расланган очракта, тиешле гариза тапшырылганнан соң түләү билгеләнәчәк. Шулай ук гариза бирүчеләргә Херсонда яки Херсон өлкәсендә даими яшәү фактын раслый торган документлар бирергә кирәк була.
Искәртеп узыйк, октябрь аенда Херсон өлкәсендә яшәүче халыкны эвакуацияләү төгәлләнде. Губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Сальдо сүзләренчә, төбәк хакимияте 50-60 меңгә якын гади халыкны Днепрның сул ярына һәм Россиянең башка төбәкләренә күчерергә ниятләгән.
Шулай ук «Татар-информ» Херсон өлкәсендә яшәүчеләргә илнең теләсә кайсы төбәгендә торак сатып алырга мөмкинлек бирә торган торак сертификатлары биреләчәген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз