news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле

Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән. Шуларның 70 проценты эшче һөнәрләргә туры килә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта республикада автомобиль йөртүче, технологик торба үткәргечләрне монтажлаучы, пешекче, газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор кебек эшче һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур. Югары белемле белгечләр арасында инженерлар һәм табиблар кирәк», – дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Шулай ук хезмәт базарында шәфкать туташларына, тәрбиячеләргә һәм каравылчыларга ихтыяҗ бар. «Работа в России» сайты мәгълүматлары буенча, төбәктәктә иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр арасында баш инженер (аена 142,5 мең сум), скважиналарны химик эшкәртү операторы (100 мең сум), торба сала торган техника машинисты (90 мең сум) бар. Шунысы игътибарга лаек, директорга (83,6 мең сум) һәм түгәрәк җитәкчесенә (80,8 мең сум) эш бирүчеләр бер үк төрле хезмәт хакы тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100