news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң өлкән хатын-кыз Зәйдә, иң өлкән ир-ат Питрәчтә яши

Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше пенсия яшендәге өлкәннәр төркеменә керә. Бу якынча 24 процент яки 914 меңнән артык кеше дигән сүз.

«Авылда яшәүче һәр өченче кеше - өлкән яшьтәге төркемнәргә керә. Республикада ел саен озын гомерлеләр - яше йөздән артучыларның саны арта. Бүген Россиядә 37 меңнән артык озын гомерле кеше яши, ә Татарстанда — 157. Республикада иң өлкән ир-атка 102 яшь, ул Питрәч авылында яши. Быел иң өлкән хатын-кыз 107 яшьлеген билгеләп үтте, ул Зәйдә яши», - диде Казанда брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2022 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 100 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 140 хатын-кыз һәм 17 ир-ат яши. Алар пенсиядән тыш, өлкән яшьтәге гражданнар өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә каралган төрле социаль ярдәм чаралары ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100