news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый

Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га Корбан гаетенә хәтле булган эш көне һәм ял көннәре турында сөйләделәр.

«Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Корбан бәйрәме башланган көн – 9 июль – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көннәренә өстәмә ял көне өстәлми», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Әмма бу атна ахырында Татарстан халкын кыска эш көне көтә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә – җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскарак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100