Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хезмәт министрлыгы киләчәктә нинди белгечләргә ихтыяҗ булачагы турында сөйләде
Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының якын җиде елга (2024-2030 еллар) кадрларга ихтыяҗы 173 мең кешедән артып китә. 2024 елга гына да предприятиеләр 36,2 мең кешене укытуга ихтыяҗ белдерә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Иң зур ихтыяҗ урта һөнәри белем системасына — 61 процент, шул исәптән эшче һөнәрләргә — 32 процент, ә бу — 11,5 мең кеше. Эшче һөнәрләргә кадрларны тизләтелгән әзерләү юнәлешендә гомуми санның 21 процентына, яки 7,5 мең кешегә ихтыяҗ белдерелгән», — дип төгәллек керттеләр ведомствода.
Шунысы кызык, югары белемле белгечләргә фаразланган ихтыяҗ 18 процент яки 6,5 мең кеше генә тәшкил итә. Эш бирүчеләр югары уку йортларын төрле өлкәдә тәмамлаучылар белән кызыксына: саклану-сәнәгать комплексы, төзелеш, эшкәртү производствосы, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф. Соңгы елларда шундый тенденция дәвам итә.
Республика икътисадының 2024-2030 елларга кадрлар әзерләү ихтыяҗыннан чыгып, якын елларда республика хезмәт базарында машина йөртүчеләр, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, кондитерлар, аш-су осталары, тәрбиячеләр кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз