Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хезмәт министрлыгы ихтыяҗ иң зур булган һөнәр һәм белгечлекләрне атады
Ноябрь аенда Татарстанның хезмәт базарында машина йөртүчеләр, инженерлар, табиблар, аш пешерүчеләр һәм кондукторларга ихтыяҗ аеруча зур булган. Тулаем алганда, төбәктә һәр эшсезгә бүген шартлы рәвештә алты вакансия туры килә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүгенге көндә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр арасында машина йөртүчеләрне атап үтәргә мөмкин – мәгълүматлар базасында айлык хезмәт хакы 39,5 мең сум тәшкил иткән 1,6 мең вакансия бар. Эш бирүчеләргә шулай ук инженерлар кирәк, мәгълүматлар базасында айлык хезмәт хакы 36,8 мең сум тәшкил иткән 1,3 меңгә якын вакансия исәпләнә. Шулай ук табиблар (36,8 мең сум хезмәт хакы белән 880нән артык вакансия), аш пешерүчеләр (24,5 мең сум хезмәт хакы белән 830 вакансия), электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар (39,9 мең сум хезмәт хакы белән 788 вакансия), кондукторлар һәм шәфкать туташларына ихтыяҗ зур», - дип искәрттеләр ведомствода.
«Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформада эш бирүчеләр тарафыннан актуаль вакансияләр тәкъдим ителгән. Төбәк буенча аларның саны 53 меңнән артып китә.
Эш эзләүчеләр арасында иң күп тәкъдимнәр җитештерү (анда 17,5 мең эш урыны бар), төзелеш һәм күчемсез милек (3,4 мең эш урыны), транспорт (3,4 мең эш урыны), мәгариф һәм фән (2,6 мең эш урыны), сәламәтлек саклау (2,5 мең эш урыны) һ.б. өлкәләргә туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз