news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хезмәт министрлыгы эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган районнарны атады

Ел башында Татарстанда эшсезлекнең рекордлы дәрәҗәдә түбән булуы билгеләп үтелә – 0,2 процент. Кайбер районнарда исә – Кайбыч, Тәтеш, Лаеш, Яшел Үзән, Алексеевск һәм Лениногорск – әлеге күрсәткеч республика буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Яңа Чишмә (0,43 процент), Түбән Кама (0,42 процент), Югары Ослан (0,33 процент) районнарында, шулай ук Казанда (0,27 процент) эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Кайбыч (0,05 процент), Тәтеш (0,05 процент), Лаеш (0,06 процент), Яшел Үзән (0,06 процент), Алексеевск (0,07 процент) һәм Лениногорск (0,08 процент) районнарында исә ул республика буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк», - дип искәрттеләр ведомствода.

Республиканың җиде моношәһәрендә әлеге күрсәткеч Кама Аланында (1,21 процент) һәм Түбән Камада (0,35 процент) югары. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент, Менделеевскида – 0,13 процент, Алабугада – 0,16 процент, Яшел Үзәндә – 0,12 процент, Чистайда 0,1 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100