news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хезмәт министрлыгы августта өстәмә ял көне турында искәртте

Август ахырында татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәре турында»гы ТР законы нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне, ягъни эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм көненә кадәрге эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими», диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, татарстанлылар сишәмбе, 30 августта, ял итәчәк. Ә дүшәмбе, 29 августта, бер сәгатькә азрак эшләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100