news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хезмәт министрлыгы ана капиталын нәрсәгә тотарга булуын искәртте

Татарстандагы гаиләләрнең күпчелеге ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга тота. Дәүләт ярдәме акчаларын шулай ук балаларны укытуга һәм ана пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлтәләр. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шул хакта хәбәр итте.

«Быелдан башлап ана капиталы акчасын әти кешенең тупланма өлешенә (пенсиясенә) дә юнәлтеп була. Шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүгә яки, әгәр гаиләдә инвалид бала булса, тернәкләндерү өчен техник чаралар сатып алуга юнәлтү мөмкинлеге бар», - диде ул.

Спикер ана (гаилә) капиталы программасының 2007 елдан гамәлгә ашырылуын искәртте. Аның күләмен индексацияләделәр һәм ул быел 2020 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә беренче бала тугач – 630 мең, икенче һәм ике сабый дөньяга килгәч 833 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot