Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Алабугада эшлекле сәфәрдә булды

Алабугага эшлекле визит белән Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Сәфәр кысаларында ул социаль учреждениеләрне карады, аларда дәваланучыларны Җиңү көне белән котлады, шулай ук гражданнарны шәхсән кабул итте. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон озатуында министр Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Кунаклар учреждение территориясен карады, кер юу бүлегенең ремонт эшләре барышы белән танышты.
Эльмира Зарипова психоневрологик интернатта да булып кайтты. Биредә министрга керү төркемендә ремонтның ничек баруы, аның республика программасы кысаларында үткәрелүе турында сөйләделәр.
Халыкны кабул итү район Советы бинасында узды. Махсус хәрби операөиядән кайтучыларны эшкә урнаштыру — төп темаларының берсе булды.
Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру турында сораулар туа. Бу очракта эш бирүче ике компенсация алырга мөмкин: хезмәт өчен түләү өлешен эшкә урнашканнан соң бер айдан, өч айдан һәм алты айдан 87 мең сумга кадәр кайтару.
«Махсус хәрби операциядә катнашучысы, инвалидлыгы булган сугышчан хәрәкәтләр ветераны эшкә алынган очракта, эш бирүче эш урынын җиһазландыруга тотылган чыгымнарны федераль бюджет акчаларыннан 200 мең сумга кадәр һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 72 мең сумнан артык каплый ала», — дип аңлатты Эльмира Зарипова.
Кабул итүдә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләрне бушлай укыту, балигъ булмаганнарның җәйге вакытта эшләве кебек башка сораулар да яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз