Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хастаханәләрендә ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле битлек режимы кертәләр
Татарстан хастаханәләрендә битлек режимын кертәләр, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев. Моның сәбәбе – республикада ОРВИ белән авыручылар саны арту.
«Аңлавыгызны сорыйбыз – бу безнең пациентларның йогышлы авырулардан саклау өчен кирәк. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Эпидемия бусагасына җиткәнче, сез үзегезне һәм якыннарыгызны яклый аласыз!», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан халкына Альмир Абашев МАКС каналында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз