Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хастаханәләрендә Көнбатыш Нил бизгәге белән авыручы алты пациент дәвалана
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә Көнбатыш Нил бизгәге белән авыручы алты пациент дәвалана. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Авыр хәлдәге авырулар да бар, дип билгеләделәр ведомствода.
«Бу елның җәеннән башлап әлеге авыру белән пациентлар килә. Шушы вакыт эчендә «Көнбатыш Нил бизгәге» диагнозы белән үлем очраклары теркәлмәде», – дип сөйләделәр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
«Татар-информ» ачыклаганча, элегрәк бизгәктән үлгән дип сөйләнгән Татарстаннан ике кеше авыру вакытында үзен белдергән башка чирләре сәбәпле катлауланулар килеп чыгу аркасында вафат булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз