Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хастаханәләренә талпан кадалган 62 кеше мөрәҗәгать иткән
4 апрельгә Татарстан хастаханәләренә талпан тешләү аркасында 62 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 26сы балалар. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, беренче талпан тешләвен 26 мартта Лаеш районындагы урманга барган Казан кешесендә теркәгәннәр.
Иң күп очрак Казанда (28 очрак), Чаллы һәм Алабуга районнарында бишәр, Яшел Үзән районында дүрт, Чистай һәм Түбән Кама районнарында өчәр, Биектау һәм Зәй районнарында икешәр, Әлмәт, Бөгелмә, Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск, Мамадыш районнарында Яңа Чишмә, Нурлат, Саба һәм Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу бөҗәкләр талпан боррелиозын һәм вируслы энцефалит таратучы булырга мөмкин. Кешеләрдән алынган 22 талпанны тикшергәннән соң, ике очракта (9 процент) боррелиоз табылган. Энцефалит китереп чыгару билгеләре табылмаган.
Талпан инфекцияләре белән авыручылар ачыкланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз