Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу сәбәпле 8 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Сезон башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә талпан кадалу сәбәпле 7737 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1961е – балалар. Күрсәткечләр уртача күпьеллык дәрәҗәдән артып китми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Талпан кадалуның иң күп очрагы Казан (2677 кеше), Чаллы (823) һәм Түбән Камада (533) теркәлгән.
Иксод талпаны боррелиозының ике очрагы һәм талпан энцефалитының бер очрагы булган. Инфекцияле талпан Башкортстанда урманда ял иткәндә кадалган.
2961,9 гектар мәйданлы җир талпаннарга каршы эшкәртелгән. Бу планнан 106 процентны тәшкил итә. Талпан энцефалитына каршы иммунизация чаралары 13993 кешегә кагылган – бу вакцинация үткәрү планлаштырылган кешеләр санының 92,2 проценты, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз