news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хастаханә һәм поликлиникаларда битлек кию режимы кертелде

Бүгенге көннән Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле кайбер чикләүләр кертелә, шул исәптән республикага битлек кию режимы әйләнеп кайтты. Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган карарда шул хакта хәбәр ителә.

Хәзер табиблар һәм пациентлар хастаханә һәм поликлиникаларда битлек киеп йөрергә тиеш булачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә искәртүләренчә, бу шәхси һәм дәүләт учреждениеләренә кагыла.

Балалар яки олылар тәүлек әйләнәсе яши торган социаль учреждениеләрдә дә битлек кию мәҗбүри. Моңа интернат, балалар йорты, приютлар керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100