news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Харбинда Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсендә үз стендын тәкъдим итәчәк

Татарстан 17–21 майда Харбинда узачак Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсендә үз стендын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәнгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр иттеләр.

Стендта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре эшлекле даирәләр һәм дәүләт структуралары вәкилләре белән Кытай делегацияләренең «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашуы турында фикер алышачак. Бу чара 17–18 августта Казанда узачак.

Казан май комбинаты күргәзмәгә чистартылмаган көнбагыш һәм рапс мае, майонез, кетчуп, соуслар, джемнар һәм кайнатмалар алып киләчәк.

Татарстан стендында шулай ук «КИП «Мастер» индустриаль паркы тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта Чаллыдагы бу паркта 290 резидент исәпләнә, анда 12,6 меңгә якын кеше эшли, ә резидент-преприятиеләрнең кереме 180 миллиард сум тәшкил итә. Кытайда парк вәкилләре Үзбәкстанда индустриаль парк булдыру проектын тәкъдим итәчәк.

Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Харбиндагы ЭКСПОда 29-31 октябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Week халыкара форумын презентацияләячәк.

Татарстан стендында видеоконтент форматында республиканың сәнәгать кластеры эшчәнлеге турында сөйләячәкләр.

Быел Россия-Кытай ЭКСПО күргәзмәсе унынчы тапкыр үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot