news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәрбиләрен «Геройлар вакыты» программасында катнашырга чакырдылар

Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков махсус хәрби операция катнашучыларын ветераннарга дәүләт хезмәтендә үз урыннарын табарга мөмкинлек бирә торган «Геройлар вакыты» президент программасында катнашырга чакырды.

«Бу диплом алу гына түгел, ә дәүләт идарәсе системасына аның ничек эшләвен аңлап керү мөмкинлеге», – дип билгеләде Баксиков.

Анда югары белемсез махсус хәрби операция ветераннары катнаша ала. Бөтен Россиядән 15 меңнән артык кеше гариза биргән инде.

Гаризаны https://времягероев.рф сайтында бирергә мөмкин. Аларны 2027 елның 25 гыйнварына кадәр кабул итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot