news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәрбиләре полкына «гвардейский» исеме бирелде

Россия Президенты Владимир Путин 430 мотоукчылар полкына «гвардейский» дигән мактаулы исем бирү турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.

Бу исем «кораллы конфликтлар шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә полкның шәхси составы күрсәткән массакүләм батырлык һәм кыюлык, ныклык өчен» бирелде. Полк күбесенчә Татарстан хәрбиләреннән тора.

Указ нигезендә, бүлекчә хәзер 430 гвардия мотоукчылар полкы дип атала.

news_right_1
news_right_2
news_bot