news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәрбиләре өчен махсус операция зонасында сайлау участоклары оештырылды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисе сайлауларына әзерлек кысаларында Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон өлкәсендә биш экстерриториаль сайлау участогы эшен оештырды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карар хәрби хезмәт узучы гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү өчен кабул ителде һәм Татарстанда яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә нигезләнде.

Хәрби хезмәткәрләр сайлауда катнашуның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Тавыш бирү процедурасы яшерен тавыш бирү кабиналарында үтте. Сайлау пунктында үтә күренмәле әрҗәләр һәм Казаннан китерелгән бюллетеньнәр дә булды.

Процесс катгый рәвештә закон нигезендә үткәрелде: тавыш бирү сере сакланды, кандидатлар турында мәгълүмат урнаштырылды, хокук бозулар һәм шикаятьләр теркәлмәде.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәрбиләрнең тавыш бирү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте, чөнки махсус хәрби операция шартларында аларның конституцион хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot