Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хәрбие алгы сызыкта яраланган хезмәттәшен коткарган
Чаллыдан рядовой Алексей Батыров 2022 елның 11 ноябреннән 1232нче мотоукчылар полкына өлешчә мобилизация буенча алына. Частьта ул хәрби бурычларны үтәү барышында батырлык күрсәтте, дип белдерделәр.
Агымдагы елның 15 августында Батыровка Николаевка районында яңа позицияләргә керүче хәрбиләр төркемен озата бару бурычы куела. Урман полосасы буйлап хәрәкәт иткәндә группа дрон-разведчик тарафыннан ачыклана, һәм маршрут буенча хәрәкәт иткәндә минометтан атыш башлана.
Батыров яшен тизлеге белән җавап бирә һәм кешеләрне яшерү буенча гамәлләрне координацияли башлый. Ату вакытында хәрбиләрнең берсенең аягы җәрәхәтләнә һәм мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый. Батыров аңа тиешле ярдәм күрсәтә. Яралыны алга таба эвакуацияләү өчен якындагы имин ноктада калдырып, хәрби күрсәтелгән позицияләргә кадәр хәрәкәтен дәвам итү өчен үз төркеме артыннан кайта.
Рядовой Алексей Батыровның профессиональлеге нәтиҗәсендә хәрби хезмәткәрнең гомере саклап калынды, хәрби берәмлек сакланды һәм шәхси составны батальон подразделениеләренең оборона позицияләренә озату бурычы уңышлы үтәлде, дип сөйләделәр полкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз