Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хәрби комиссары Билгесез солдат көнендә һәлак булган хәрбиләрне искә алды

Бүген, 3 декабрьдә, Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Аның максаты – дошманны тар-мар итүдә үз өлешен кертүчеләрнең, исемнәре билгесез калганнарның истәлеген һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү.
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин билгеләп үткәнчә, әлеге дата шуның өчен сайлап алынган ки, чөнки нәкъ менә 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгын билгеләп үтү йөзеннән, Кремль диварлары янында Александр бакчасында билгесез солдат мәете тантаналы рәвештә җирләнгән. Кремль диварлары буендагы мемориал туганнары һәм якыннары ничек һәлак булуын һәм аларның кайда җирләнүен белмәүчеләр өчен символик табыну урынына әверелде.

Фото: © «Татар-информ»
«Фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан геройларыбызга, әлеге якты, шатлыклы көннәргә кадәр исән-имин килеп җиткән ветеран-җиңүчеләргә, сугыштан соң хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга хөрмәт күрсәткәндә без батырлыклары билгесез булып калган солдатлар алдында башыбызны иябез», - дип искәртте хәрби комиссар.
Дошманны тар-мар итүдә үз өлешен кертүчеләрне искә алганда һәм аларга олы хөрмәт күрсәткәндә без үзләренең солдат бурычын намус белән үтәгән меңләгән ватандашларыбызның батырлыгын мәңгеләштерәбез, диде Погодин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз