news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәрби комиссариаты хәрбиләргә махсус операциядә иң кирәкле өч әйберне атады

Татарстан хәрби комиссариаты хәрбиләргә махсус операциядә иң кирәкле өч әйберне атады
Михаил Захаров

Хәрбиләргә махсус операциядә резин итек, эчке күлмәк-ыштан һәм яхшы аптечка кирәк. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Татарстан безнең хәрбиләрне формалы кием белән тәэмин итә. Безгә кешеләр берничә сумка күтәреп килә, чөнки аларга республика районнары, предприятиеләр һәм Татарстан Хөкүмәте кирәкле бөтен әйберне бирә», - диде ул.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot