news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хәрби комиссариаты мобилизацияләнүчеләргә каралган түләүләр турында искәртте

Мобилизацияләнгән кешегә хезмәт хакы ай саен түләнә, ул хәрби звание һәм хәрби вазифага билгеләнгән окладтан исәпләнә. Мондый исәп-хисап сборлар һәм хәрби әзерлек вакытында актуаль.

Махсус хәрби операциядә бурычларны үтәгән вакытта хезмәт хакы һәм түләүләр түбәндәге формула буенча исәпләнә: хәрби звание буенча бер оклад, аңа хәрби вазифа буенча ике оклад, тәүлеклек, хезмәт вазифаларын нәтиҗәле һәм намуслы башкарган өчен премияләр өстәлә. Шулай ук сугышчыларга шәхси состав белән җитәкчелек иткән һәм хәрби хәрәкәтләрдә актив катнашкан өчен өстәмә акча түлиләр.

Мобилизацияләнүчеләргә хезмәт хакы хәрби часть исемлегенә кергәннән соң хезмәт иткән ай өчен түләнә. Әзерлек чорында һәм аннан соң ул һәр айның 10сыннан 20сенә хәтле килә. Аны алу өчен хәрби бурычлы кеше, барлык реквизитларын күрсәтеп, бердәм исәп-хисап үзәгенә гариза язарга тиеш.

Якын арада түләү тәртибе һәм күләме үзгәрергә тиеш – бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 19 октябрьдә узган РФ Иминлек Советы утырышында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100