Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хәрби комиссариаты Кырым, Тамань һәм Кубаньны кабул итү көне белән котлады
Ел саен 19 апрельдә Россиядә Кырым, Тамань һәм Кубаньны Россия империясе составына кабул итү көне билгеләп үтелә. Татарстан хәрби комиссары вазифасын вакытлыча башкаручы Руслан Мөхәммәтшин татарстанлыларны истәлекле дата белән котлады.
«19 апрельдә без Кырым һәм Россия язмышын күп елларга алдан билгеләгән тарихи карар белән бәйле истәлекле дата - Кырым, Тамань һәм Кубаньны Россия империясе составына кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Екатерина II тарафыннан «Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм бөтен Кубань ягын Россия державасына кабул итү турында»гы иң югары манифестны имзалау легендар Севастополь шәһәренә нигез салу мөмкинлеге бирде, Кара диңгезнең булачак флоты кораблары өчен база булдырырга мөмкинлек бирде», - дигән ул котлавында.
Истәлекле датаны гамәлгә кую Кырым ярымутравының Россия дәүләтенә керүенең тарихи дәвамлылыгын белдерә. 2014 елгы Кырым референдумы ярымутрауның тарихи яктан Россиянеке булуын раслады, диде Руслан Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз