news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хәрби комиссариаты: Контракт буенча хезмәткә керүчегә укыганда ай саен түләнә

Татарстан Хәрби комиссариаты: Контракт буенча хезмәткә керүчегә укыганда ай саен түләнә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Контракт буенча хезмәткә кергәндә уку үзәгендә белем алучы хәрби хезмәткәр түләүләр алачак, дип хәбәр иттеләр ТР хәрби комиссариатында.

«Россия Федерациясе территориясендә булган вакытта айлык түләү званиегә, хәрби дәрәҗәгә, хезмәт елларына карап, 30 000 сумнан 45 000 сумга кадәр һәм хезмәт урыны буенча башка өстәмәләр тәшкил итә», – дип төгәллек кертте «Татар-информа»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Ул шулай ук РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрби хезмәткәр алачак 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында искәртте. Тагын 105 мең сумны таләп ителгән белгечлек өчен ТР ДОСААФ түли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100