news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халыкның матди байлыгы буенча 15 төбәк арасына керде

Татарстан Республикасы халыкның матди байлыгы буенча Россия төбәкләре рейтингында 15 нче урынны алды. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Идел буе төбәкләре арасында беренче. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Татарстан мөмкин булган 100 баллдан 77,36 балл җыйган. Федераль рейтингны Ямал-Ненец автономияле округы җитәкли - 100 балл, икенче урында Ханты-Манси автономияле округы – 99,31 балл. Өчлекне Магадан өлкәсе йомгаклый – 99,11 балл.

Ингушетия 2,68 балл белән аутсайдер булган.

Тикшеренүдә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буенча мәгълүматлар исәпкә алынмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot