Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халыкның керемнәре буенча Россия төбәкләре арасында сигезенче урынны алды
Татарстан Республикасы 2026 елның икенче кварталы йомгаклары буенча Россия төбәкләре арасында халыкның керемнәре дәрәҗәсе буенча сигезенче урынны алды. Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик cистема (АСИСС) һәм Росстат мәгълүматларына нигезләнгән тикшеренүне «РИА Рейтинг» икътисади тикшеренүләр үзәге үткәргән.
Агымдагы елның икенче кварталында Татарстанда медиана керемнәренең товарлар һәм хезмәтләрнең теркәлгән җыелмасы бәясенә нисбәте 3,41 тәшкил итте. Күрсәтелгән чорда республика халкының җан башына уртача кереме аена 80,7 мең сум тәшкил итте, еллык күрсәткечтә 4,5 процентка артты.
Татарстанның күршеләре Санкт-Петербург (җиденче урын, медиана керемнәренең кулланучылар җыелмасы бәясенә нисбәте – 3,66) һәм Мурманск өлкәсе (тугызынчы урын, медиана керемнәренең кулланучылар җыелмасы бәясенә нисбәте – 3,28).
Рейтинг лидеры гадәттәгечә Ямал-Ненец автоном округы булды, анда медиана керемнәре һәм фиксацияләнгән куллану җыелмасы нисбәте 6,28 гә тигез. Икенче һәм өченче позицияләрдә Чукотка һәм Ненец автоном округлары.
Мәскәү бишенче урынны алган. Рейтингның дүртенче, алтынчы һәм унынчы урыннарында Магадан һәм Сахалин өлкәләре, Ханты-Манси автоном округы – Югра урнашкан.
Абсолют аутсайдер – Ингушетия. Анда медиана керемнәре һәм кулланучылар җыелмасы нисбәте 1,21 тәшкил итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз