news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россиядә унберенче урында

Татарстан 2024 елда халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында унберенче урынны яулады. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

Шул ук вакытта төбәктә ярлылык чигендә булган халык 4,6 процентны тәшкил итә. Бу күрсәткеч бер ел эчендә 0,4 процентка кимегән.

Рейтингның лидеры – Ямал-Ненец автономияле округы. Биредә халык кеременең фиксацияләнгән товарлар һәм хезмәт тупланмасына нисбәте 3,96 тәшкил итә. Икенче урында – Ненец автономияле округы (3,45), ә өченчедә – Чукотка автономияле округы (2,89).

Соңгы урыннарда Карачай-Черкесия һәм Ингушетия тора, биредә халыкның кереме 1,1 фиксацияләнгән тупланма алырлык мөмкинлек бирә. Карачай-Черкесиядә халыкның ярлылык чигендә көн күрүче өлеше 20,6 процент, ә Ингушетиядә 27,7 процентны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot