news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыкларының телләрен саклау проектларын гамәлгә ашыру өчен конкурс башланды

11 майдан Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен муниципаль мәгариф оешмалары арасында конкурсның республика этабына гаризалар кабул ителә башлады.

Конкурс муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына республикада яшәүче халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсның республика этабында муниципаль этапта җиңгән муниципаль гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнаша.

Конкурс турындагы мәгълүмат белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100