Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халыклары фольклоры нигезендә иҗат итүче этнотөркем концерт сезонын башлады
«ISTELEK» иҗат берләшмәсенең яңа сезондагы беренче концерты Аксубай район мәдәният йортында узган.
«Тамашачы Татарстан халыклары фольклоры нигезендә иҗат итүче этно-башкаручыларны бик яратып кабул итте», дип хәбәр итә Татарстанның мәдәни ресурслар үзәге.
Быел иҗат берләшмәсендә татар, рус һәм чуваш телләрендә җырлаучы ABIEM Project эксперименталь музыкаль проекты, андеграунд стилендә чыгышлар ясаучы Илгиз Шәйхразиев, «Ved»Ava исеме белән чыгыш ясаучы эрзя кызы Юлия Рахманюк, Shoner Paul исеме белән удмурт телендә world music жанрында чыгыш ясаучы фольклорист, этномузыколог Павел Александров катнаша.
Иҗат берләшмәсенең чираттагы концерты 28 октябрьдә Мөслим мәдәният сараенда, Әтнә Авыл ухаҗылы техникумында 2 ноябрьдә була.
Билетлар «Пушкин картасы» белән дә сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз