news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында мәктәп укучылары өчен «Дуслык дәресләре» узды

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 6-7 сыйныф укучылары өчен «Дуслык дәресләре» узды. Чара республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре дөньясына сәяхәт форматында үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Халыклар дуслыгы йорты.

Балалар өчен мавыктыргыч экскурсия оештырылган – алар төрле милли-мәдәни автономияләрнең кайда эшләвен һәм күпмилләтле республикабызның ничек яшәвен күргән. Мәктәп укучыларына Татарстан халыкларының милли мәдәнияте һәм балалар туган телләрен, традицияләрен өйрәнә торган Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе турында сөйләгәннәр.

Аннан соң балалар концерт залына күчкән. Анда аларга халыклар дуслыгы турында матур видеоязмалар күрсәтелгән.

Чара интерактив уен белән тәмамланган. Балалар төрле милләтләр арасындагы дуслык турында сорауларга җавап биргән, чын дуслыкның нәрсә икәне, башка халыкларның телен һәм мәдәниятен аңлау ни өчен кирәклеге турында сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot