news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Бию сәгате» татар биюе мастер-классы узачак

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Бию сәгате» татар биюе мастер-классы узачак
Фото: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Бию сәгате» татар биюе мастер-классы узачак. Чара өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла һәм өлкән буын вәкилләре өчен җылы бүләк булачак, дип хәбәр ителә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә.

Дәресне Татарстанның атказанган артисты, «Алтын» хореография мәктәп-студиясе сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыймаева алып барачак.

Катнашучылар дусларча мохиттә татар халык биюе элементларын өйрәнә, яңа танышлар һәм дуслар таба, вакытын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачак.

Дәрес 8 октябрьдә 11:00 сәгатьтә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot