news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Халык уен кораллары оркестры Кытайның Шанхай шәһәрендә чыгыш ясаган

Татарстан Халык уен кораллары оркестры Кытайның Шанхай шәһәрендә чыгыш ясаган
Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте

Татарстан Халык уен кораллары оркестрының Кытайга дәвамлы гастрольләре Шанхай каласыннан башланды. Оркестр Шанхай опера театрында 21 октябрьдә чыгыш ясады.

«Әлеге тур үз карамагында йөзләгән опера театры булган «China Poly Group» ширкәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Моннан тыш оркестр Ганьчжоу, Чжучжоу, Сяогань, Лицзинь, Яньтай һәм башка шәһәрләрдә чыгыш ясаячак. Коллектив Кытай тамашачысына татар, рус, кытай программасын башкара, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әсәрләрне тәкъдим итә», – дип хәбәр итә «Татар-информ»га Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.

Әлеге гастрольдә 50 кеше катнаша һәм бу сәфәр 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Бу гастрольгә өметләребез зурдан. Аның гамәлгә ашырылуында безнең яктан да, Кытай ягыннан да ярдәм зур булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтебез чиксез», – дигән иде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

Шунысын да искәртик, Россия-Кытай мөнәсәбәтләрендә мондый масштаблы турне әле беренче мәртәбә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot