news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халык программасы кысаларында Лисичанск хастаханәсен ремонтлауда ярдәм итте

Лисичанск медицина учреждениеләренең берсендә икенче каттагы барлык планлы ремонт-төзекләндерү эшләре тәмамланды. Бу шеф-төбәк - Татарстан Республикасы һәм «Бердәм Россия» Халык программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Биредә барлык иске коммуникацияләрне алыштыралар, заманча сантехник җиһазлар урнаштыралар, биналарның бизәлешен тулысынча яңарталар. Капиталь ремонт һәм җиһазларны алыштыру нәтиҗәсендә хастаханәдә пациентлар һәм медицина персоналы өчен шартлар яхшырды. Хәзер хастаханә барлык кирәкле куркынычсызлык һәм уңайлылык стандартларына туры килә, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге.

«Бердәм Россия» партиясеннән Лисичанск шәһәр округы Советы депутатлары Андрей Сёмченко һәм Неля Гордиенко партия активистлары белән берлектә хастаханә комплексының ремонтланган катында булдылар, ремонт-төзекләндерү эшләре нәтиҗәләрен бәяләделәр.

«Шәһәрнең медицина учреждениесе пациентларны кабул итәргә һәм аларга яңартылган һәм яхшыртылган шартларда югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Яңа шартлар хезмәт сыйфатын яхшыртырга һәм пациентларның да, персоналның да уңайлыкларын арттырырга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы башлыгына һәм «Бердәм Россия» халык программасына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт»,-дип сөйләде Сёмченко.

Исегезгә төшерәбез, партиянең Халык программасы кысаларында Россия төбәкләрендә ремонт, медицина өлкәсе объектларын төзү бара, заманча кыйммәтле медицина җиһазлары сатып алына, табибларның квалификациясен күтәрү өчен укытулар үткәрелә, медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатын арттыралар һәм башка күп нәрсәләр эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100