Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халык керемнәре буенча алдынгы ун төбәк исемлегенә әйләнеп кайтты
Татарстан Республикасы 2024 елның апрель - июнь айлары йомгаклары буенча Россия төбәкләре арасында халыкның керемнәре дәрәҗәсе буенча унынчы урынны алды, рейтингта бер позициягә күтәрелде. Тикшеренүне РИА Новости экспертлары Росстат һәм Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик система (ЕМИСС) мәгълүматларына нигезләнеп үткәрде.
Татарстанда агымдагы елның II кварталында җан башына уртача керем һәм кулланучылар җыелмасының теркәлгән бәясе чагыштырмасы 3,11 тәшкил итте. Җан башына уртача керем аена 60,0 мең сум булган, узган ел белән чагыштырганда 10,2 процентка арткан.
Ханты-Манси автономияле округы - Югра 9 урында (җан башына уртача керем аена – 79,0 мең сум, кулланучылар җыелмасы чагыштырма — 3,21) һәм Мәскәү өлкәсе 11 урында (җан башына уртача керем аена - 75,9 мең сум, кулланучылар җыелмасы белән чагыштырма — 3,06).
Рейтинг лидеры гадәттәгечә Ямал-Ненец автономияле округы булды (җан башына уртача керем аена - 156,2 мең сум, кулланучылар җыелмасы белән чагыштырма — 6,03). Икенче һәм өченче позицияләрдә Ненец һәм Чукотка автономияле округлары урнашкан.
Мәскәү (җан башына уртача керем аена - 120,7 мең сум, кулланучылар җыелмасы белән чагыштырма — 3,70) дүртенче урынны алды. Санкт-Петербург (җан башына уртача керем аена - 82,6 мең сум, аларның кулланучылар җыелмасы белән чагыштырмасы - 3,31) җиденче булды.
Ерак Төньякның тагын өч төбәге, Магадан, Сахалин һәм Мурманск өлкәләре, бишенче, алтынчы һәм сигезенче позицияләрне алды.
Абсолют аутсайдер Ингушетия булып чыкты, анда бу елның II кварталы нәтиҗәләре буенча җан башына уртача керем аена 23,3 мең сум тәшкил иткән, кулланучылар җыелмасы чагыштырмасы — 1,19.
Карачай-Черкесия, Тыва, Чечня, Ставрополь крае, Таулы Алтай, Марий Эл, Хакасия, Калмыкия, Кырым һәм Кабардино-Балкариядә вазгыять бераз яхшырак.
«<...> Россиянең тикшерелә торган субъектлары арасында җан башына уртача керем һәм фиксацияләнгән кулланучылар җыелмасы бәясе чагыштырмасының медиана кыйммәте 2,2 тәшкил итә», — дип белдерә рейтингны төзүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз