Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халык артисты Илдар Абдразаковка «Россиянең халык артисты» исеме бирелде
Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаковка «Россиянең халык артисты» исеме бирелде. Бу хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Абдразаковка югары исем илнең музыка сәнгатен үстерүдәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелгән.
Элегрәк артист әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт премиясе алды. Ул вакытта Россия башлыгы Абдразаковны бүгенге көннең иң яхшы опера җырчыларының берсе дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз