Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкының табигый кимүе 45 процентка арткан
Татарстанда 2024 елның гыйнвар – маенда халыкның табигый кимүе 5,3 мең кеше тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 45,6 процентка күбрәк.
Искәртеп узабыз, халыкның табигый кимүе – вафат булучылар санының туучылар саныннан артып китүе ул. Сүз уңаеннан, 2023 елда ул 3,6 мең кеше тәшкил иткән. Россиянең социаль-икътисади үсеше турындагы Росстат докладында шундый мәгълүматлар китерелә.
Татарстанда шул ук чорда 14 мең бала туган (2023 елның гыйнвар – мае белән чагыштырганда 2,5 процентка азрак). Шул ук чорда 19,3 мең кеше вафат булган (узган елның 5 ае белән чагыштырганда 7,3 процентка артыграк).
Идел буе федераль округында халыкның иң зур табигый кимүе Түбән Новгород өлкәсендә (10 733 кешегә азайган) һәм Башкортстан Республикасында (7 736 кеше) күзәтелә.
Тулаем алганда, Россиядә гыйнвар – май нәтиҗәләре буенча халыкның табигый кимүе 281,8 мең кеше тәшкил иткән. Әйтик, хисап чорында илдә 500,9 мең бала туган. Бу 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 10,8 меңгә азрак. Шул ук вакытта, илдә 782,7 мең кеше вафат булган (узган елның 5 ае белән чагыштырганда 34,2 меңгә күбрәк).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз