news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкының 60 проценты физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә

Бүгенге көндә Татарстанда халыкның якынча 60 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Соңгы биш елда бу күрсәткеч 10 процентка арткан, ә 2030 елга 75 процентка җитәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Владимир Леонов хәбәр итте.

«Безнең төп күрсәткеч – системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнар саны. Татарстан көчле динамикада. Бүгенге көндә 57,8 процент кеше спорт белән шөгыльләнә. Бу илдә алтынчы-җиденче нәтиҗә. Без перспективаны күрәбез һәм 2023 елда 60 процент күрсәткеченә җитәргә исәп тотабыз», – дип белдерде министр.

Физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләр саны «Демография» милли проектының төп күрсәткечләренең берсе булып тора. 2030 елга ул Россия буенча 75 процентка җитәргә тиеш.

Россия Федерациясендә илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указы» нигезендә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең 13 юнәлешен үз эченә ала, алар арасында — «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100