news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына бәйрәм салатларын саклау сроклары турында искә төшерделәр

Татарстан халкына бәйрәм салатларын саклау сроклары турында искә төшерделәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе республика халкын Яңа ел бәйрәмнәрендә азык-төлек белән агулану куркынычлары турында кисәтте.

Белгечләр бәйрәм табынындагы ризыкларны саклау срокларын искә төшерде: майонезсыз салатларны 12 сәгатьтән артык, майонезлы салатларны — 6 сәгатьтән артык сакларга ярамый; койка (холодец) 12 сәгатькә кадәр, ә кыздырылган яки мичтә пешерелгән тавык суыткычта 36 сәгатькә кадәр сакланырга мөмкин.

Моннан тыш, ведомство артык ашамаска, азык-төлекне бары тик ышанычлы урыннардан гына сатып алырга һәм аларның яраклылык срокларын тикшереп торырга киңәш итә. Аш бүлмәсендә гигиенаны саклау да мөһим: кулларны, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне һәм яшел үләннәрне яхшылап юарга, чимал һәм әзер ризыклар өчен аерым такталар кулланырга, шулай ук ризыкларны тиешле температурада сакларга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot