news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына Сосновский балтырганы белән көрәшү алымнарын аңлаттылар

Сосновский балтырганының берән-сәрән үсентеләре белән язын, беренче яфраклары күренә башлагач көрәшә башларга кирәк. Даими утап тору, тамырларын кисү, җир өстендәге 25-30 сантиметр биеклектәге үсентеләрен чабу нәтиҗәле була. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөйләделәр.

Үсемлекнең зур популяцияләре (100 данәдән артык) белән көрәшү өчен комплекслы чаралар күрергә: тамырларын кисәргә, чабарга, махсус техника белән сукаларга, шулай ук сезонына ике-өч мәртәбә гербицидлар белән эшкәртергә кирәк.

«Балтырган сабакларын чәчәк ату төгәлләнгән һәм җимшәннәр барлыкка килгән вакытта чабарга ярамый, юкса ул территория буйлап үрчергә мөмкин. Аның сабагында туклыклы матдәләрнең гаять зур запасы бар, хәтта чабылган үсемлектә дә орлыклар барлыкка килеп өлгерсен өчен алар җитәрлек була. Балтырганның орлыклары өлгереп җитешмәсен өчен чәчәк ату чорында зонтик-бутоннын сак кына кисеп алырга һәм яндырырга кирәк», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Балтырган суты тән тиресенә эләкмәсен өчен бу эшләрне башкарганда махсус кием һәм перчаткалар кияргә кирәк.

«Шәхси хуҗалыкларда гербицидларны бары тик Россия территориясендә рөхсәт ителгән пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогы нигезендә генә, санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәп кенә кулланырга була», – диделәр министрлыкта.

Шулай ук Сосновский балтырганы үсә торган җирләргә күпкә агрессиврак үсемлек – топинамбур утыртып карарга була.

2026 елның 1 мартыннан Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк: җире булган һәркем, хуҗалар, арендаторлар, җирне инфраструктура өчен кулланучылар инвазив үсемлекләр, шул исәптән Сосновский балтырганы белән белән көрәшергә тиеш булачак. Әгәр бу эш башкарылмаса штраф түләргә туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot