news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкына сентябрьдә отпуск алу отышлымы-юкмы икәнен аңлаттылар

Татарстан халкына сентябрьдә отпуск алу отышлымы-юкмы икәнен аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сентябрь отпуск алу өчен иң популяр айларның берсе санала. Көзнең беренче аенда ял итү отышлымы – «Татар-информ» материалында.

Хезмәткәрләргә планлаштырылган отпуск алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләре суммасы айдагы уртача көннәр саныннан чыгып исәпләнә – 29,3. Бер эш көненең бәясенә һәр аерым айдагы эш көннәре саны тәэсир итә. Конкрет айда эш көннәре никадәр күбрәк булса, бер эш көненең бәясе шулкадәр арзанрак. Бу хезмәт хакы календарь ел дәвамында үзгәрмәү белән бәйле. Димәк, әгәр татарстанлы иң күп эш көне булган айда отпуск ала икән, аның акчалата югалтуларының суммасы кими.

Сентябрьдә биш көнлек график белән эшләүче татарстанлыларның 22 эш көне булачак, шуңа күрә көзнең беренче аен отпускка чыгу өчен отышлы дияргә була. Әмма ялны октябрьгә планлаштыру отышлырак, ул елның иң отышлы ае дип санала, чөнки анда 23 эш көне.

news_right_1
news_right_2
news_bot